Күз алдыгызга китерегез, бер генә укол сукырлыкны туктата ала. Һәм бу уколны нибары биш минут эчендә, авыртусыз һәм госпитализациясез ясыйлар.
Түбән Кама район үзәк күппрофильле хастаханәсендә хәзер күз авыруларын революцион дәвалау мөмкинлеге бар. Процедура интравитреаль инъекция дип атала – даруны туп-туры күзнең эченә, пыяласыман тәнгә кертәләр. Препарат челтәр катламын җимерә торган патологик кан тамырларының үсешен туктата.