Алабуга медицина көллиятендә дипломнар тапшыру тантанасы узды.
Алабуга район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев яңа белгечләрне лаеклы диплом алган "хезмәттәшләр" һәм "профессионаллар" дип котлады. Ул чыгарылыш укучыларын үз һөнәрләренә хыянәт итмәскә һәм, бу авыр, ләкин игелекле юлны сайлагач, горурланып медицина хезмәткәре исемен йөртергә өндәде.
Баш табиб көллият педагогларына квалификацияле кадрлар әзерләгәннәре өчен аерым рәхмәт белдерде. Бу көнне барлыгы 94 укучы диплом алды, шуларның 23е Алабуга район үзәк хастаханәсе кадрларын тулыландырачак.
