«Өйдән ерактагы йортта» ТР Рәисе карамагындагы Дәүләт-хокук идарәсе вәкилләре визиты нәтиҗәсендә үзенчәлекле көн узды. Алар балаларга танылган балалар язучысы Д. Дональдсонның «Пумалага атланып» әкиятен тәкъдим иттеләр.
Бу мавыктыргыч әкият игелеклелек, нык дуслык, үзара ярдәмләшү һәм тапкырлык кебек мөһим темаларга кагыла. Балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә әкиятне зур игътибар белән тыңладылар, сюжет һәм персонажлар турында фикер алышуга актив катнаштылар.
Закон проектлары буенча бүлек җитәкчесе Мортазина Регина тәкъдим иткән «әкият сөйләүче» эшләпәсе аерым мизгел булды. Балалар рәхәтләнеп эшләпәне киделәр, иң яшерен теләкләрен әйттеләр һәм, күзләрен йомып, аларны тормышка ашыру өмете белән «космоска» җибәрделәр.
ТР Рәисе идарәсеннән кунаклар «Йорт» эше белән таныштылар, аның җылы, өйдәге кебек атмосферасын билгеләп үттеләр. Алар гаилә йортында уңайлыклар һәм кайгыртучанлык хөкем сөрә, дип әйттеләр. Бүләк итеп алар балаларга уенчыклар һәм китаплар алып килгәннәр.
Казандагы Гаилә йорты директоры Юлия Маркова «ТР ССМ БРКХ» ДАССУда дәваланучы каты авырулы балалар өчен әкият терапиясе кебек проектларның мөһимлеген ассызыклады.
