«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Татарстан Республикасының беренчел сәламәтлек саклау буынын модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт район үзәк хастаханәсенең Иске Суркино фельдшер-акушерлык пунктын төзү дәвам итә.
Бүгенге көндә бинаның каркасы, стеналары төзелде, пластик тәрәзәләр куелды, тышкы ишек куелды. Бинага барлык кирәкле коммуникацияләр: су белән тәэмин итү, су Һәм электр үткәрү эшләре алып барыла.