Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов Тәтеш районының Олы Тархан авылында участок хастаханәсен капиталь ремонтлау эшләренең барышын тикшерде.
Аны Тәтеш район үзәк хастаханәсе баш табибы Булат Кашапов озата йөрде.
Гаять зур эш фронты башкарылган: барлык коммуникацияләр, җылыту һәм электр белән тәэмин итү системалары алыштырылган; сантехника эшләре комплексы башкарылган, душ бүлмәләре җиһазландырылган, кафель җәелгән, яңа сантехника урнаштырылган; стена, идән һәм түшәм яңартылган, тәрәзәләр, ишекләр, яктырткычлар алыштырылган.
Барлык эшләр «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы нигезендә башкарылды.
