Имин җәй. Табиблар киңәшләре

2025 елның 4 июле, җомга

Алабуганың 3 нче мәктәбе лагеренда фельдшер Елина Мария Алексеевна балалар белән очраклы рәвештә суга батуларны кисәтү турында мөһим әңгәмә үткәрде.

Ул балаларга суда, елга, күл яки бассейнда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында сөйләде.

Мария Алексеевна ассызыклаганча, махсус җиһазландырылган урыннарда һәм өлкәннәр күзәтүе астында гына су коенырга мөмкин.
Фельдшер балаларга чикләү билгеләре артына йөзәргә, таныш булмаган урыннарда суга сикерергә һәм үз көчеңне артык бәяләргә ярамый, дип аңлатты. Ул шулай ук батып баручы кешенең билгеләрен ничек танырга һәм мондый хәлдә нишләргә: паникага бирелмәскә, ярдәмгә чакырырга һәм, булдыра алсаң, беренче ярдәм күрсәтергә тырышырга кирәклеге турында сөйләде.
Әңгәмә азагында Мария Алексеевна балаларга, фаҗигаләр булмасын өчен, суда һәрвакыт игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искәртте.

Хирургия бүлеге шәфкать туташы Кудрявцева Оксана Викторовна елан чакканда беренче ярдәм турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International