Алабуга районының Кәстәнәй авылында һәм аның тирәсендәге авылларда күптән көтелгән вакыйга – капиталь ремонттан соң яңартылган табиб амбулаториясе ачылуы.
Тантанада район хакимияте вәкилләре, район үзәк хастаханәсе баш табибы Мансур Потеев, Алабуга шәһәр счоветы депутаты Александр Деготьков һәм, әлбәттә, җирле халык катнашты.