Россия табиблары Казанда туберкулезны диагностикалауның инновацион ысуллары турында фикер алыша

2025 елның 4 июле, җомга

Бүген Казанда "Балаларда һәм өлкәннәрдә туберкулез. Диагностикалауның инновацион ысуллары" дигән фәнни-гамәли конференция уза. Аның эшендә Татарстаннан һәм Россиянең берничә шәһәреннән (Мәскәү, Саратов, Чабаксар һ.б.) фтизиатрлар катнаша.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Сергеевич Филатов: "Бу юнәлештә медикларның эшен бәяләп бетергесез. Без соңгы 10 елда авыручылар санының 2 тапкырга кимүен һәм үлүчеләр санының 5 тапкырга диярлек кимүен күрәбез. Без туберкулез буенча төп эпидемиологик күрсәткечләрне тотрыклыландыра гына түгел, яхшырта да алдык. Безгә, Казанга, тәҗрибә уртаклашу өчен Россиядән табиблар килүе шатландыра".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International