Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты «Гаилә бергә» хәйрия фонды карамагындагы гаиләләрне котлады.
Аларда Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсендә озак дәваланучы балалар тәрбияләнә.
Терапия вакытында алар әти-әниләре белән бергә Балалар республика клиник хастаханәсе карамагындагы «Өйдән еракта йорт» гаилә кунакханәсендә бушлай яшиләр.
