Тәгәрмәчтәге мәхәббәт: ашыгыч ярдәм фельдшерлары гаиләсе Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен ничек билгеләп үтә

2025 елның 8 июле, сишәмбе

8 июльдә Россиядә күңелгә үтеп керерлек бәйрәм — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне бергә гомер иткән, бер-берсенә ярдәм иткән һәм шатлыкларын гына түгел, һөнәри авырлыкларын да уртаклашкан парларның тарихларын сөйләү аеруча күңелле.

Түбән Кама  район үзәк хастаханәсендә үзләрен медицинага багышлаган парлар күп. Кемдер көмеш туйны билгеләп үтте инде, ә кемдәдер барысы да башлана гына. Шундый парларның берсе — Артем һәм Анастасия Нестеровлар, ашыгыч ярдәм фельдшерлары, алар быел "Агач" туйларын - биш ел никахларын бәйрәм итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International