Санкт-Петербургта 34 нче тапкыр «Ак төннәр» марафоны узды. Программага 42,2 чакрым озынлыктагы классик Олимпия маршруты, 10 чакрымга йөгерү, шулай ук ике эстафета кертелгән.
Быел стартка рекордлы 26 мең кеше чыкты. Алар арасында Татарстан Республикасының дәвалау учреждениеләре вәкилләре дә бар иде. 42,2 км араны А.Ф. Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе белгечләре – 14нче бүлек мөдире Динә Семенова һәм ОБП хезмәткәре Альберт Гыймазетдинов, шулай ук Салават күпере поликлиникасы мөдире Татьяна Павлова узды.
