Бүген, 8 июльдә, илебездә үзенчәлекле бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә.
Биектау үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре Иван һәм Ирина Прохоровлар 2006 елдан бирле бергә. Иван –ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе, Ирина – медицина регистраторы.
Алар бергә ике бала тәрбиялиләр: Александра һәм Владислав.