Ак халатлы ике йөрәк: Алабуга табибларының мәхәббәт тарихы

2025 елның 8 июле, сишәмбе

Әмир һәм Кристина Габитовлар тарихы - табиблар биографиясе генә түгел, ә тормыш үзе язган, 2015 елның 1 сентябрендә Казан дәүләт медицина университетында беренче караштан башланган роман. Ике яшь йөрәк, Әмир белән Кристина, бер төркемдә очрашалар һәм шунда ук ниндидер аңлатып булмаслык бәйләнешне тоялар.

Кристина Әмирнең башкалардан аерылып торуын исенә төшерә: "Аның шаярту хисе, җиңеллеге, гаделлеге һәм турылыгы мине шундук яулап алды. Бүгенге көндә дә мин аны шушы сыйфатлары өчен яратам."Беренче курста кышкы практика аларның романнарының башлангыч ноктасы була, ә 2016 елның 17 гыйнварында – аларның мәхәббәтенең туган көне.

Алты ел уку, аннары ординатура – алар бу юлны кулга-кул тотынышып, авыр, ләкин игелекле дәвалау эшендә бер-берсенә ярдәм итеп үтәләр. 2022 елның 22 июлендә аларның  мәхәббәте никах бәйләнешләре белән ныгытылды, ә 2025 елның 2 июнендә аларның тормышында иң төп пациент – уллары Артур туа, аларның мәхәббәте һәм бер-берсенә тугрылыгы җимеше.

Кристина, һөнәре буенча педиатр, хәзер декретта, әмма аның йөрәге һәрвакыт кечкенә пациентлар янында. Балалар поликлиникасы мөдире, фтизиатр врач Әмир, өйдә аны аңлаучан һәм яратучан хатыны көткәнен белеп, үзенең мөһим эшен дәвам итә.

Татарстанның гаилә медиклары фотолары безнең сайтта ФОТОРЕПОРТАЖ бүлегендә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International