Россиядә поликлиникаларны, фельдшер-акушерлык пунктларын һәм сәламәтлек саклауның беренчел буынының башка медицина учреждениеләрен рәсмиләштерү өчен бердәм стиль – «Сәламәтлек хезмәте» бренды кертелде, ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан «Илкүләм приоритетлар» АНО белән берлектә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты (2025 елдан - «Дәвамлы һәм актив тормыш») кысаларында эшләнгән.
Бренд йөрәк һәм елмаю рәвешендә расланган, ул беренчел буын медицина оешмалары биналары, эчке бизәлеш, медицина җиһазлары, автотранспорт, хезмәт киемнәренә ясалып куелган.
Фирма стиле Татарстан Республикасы медикларының киемнәрендә дә бар.
Брендның идеясе халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүнең югары стандартларына ирешү, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, пациентлар һәм килүчеләр өчен уңайлы мохит булдыру.
"Сәламәтлек хезмәте" - поликлиникаларның, фельдшер-акушерлык пунктларының, авыл табиб амбулаторияләренең позитив образын формалаштырырга һәм сакларга ярдәм итә торган бренд.
Проект авторлары фикеренчә, йөрәк һәм елмаю символлары дуслыкка, кайгыртучанлыкка һәм кешелеклелеккә юнәлгәнлеген күрсәтәчәк.
.jpg)