Табиблар Виталий һәм Римма Михайловлар быел туйларының 32 еллыгын билгеләп үтәләр. Алар гомерләрен бергә уздыра, үзләрен медицинага багышлый, яраткан эшләре белән шөгыльләнәләр һәм озак еллар бер учреждениедә – Әлмәт районара күп профильле хастаханәсендә эшлиләр.
Булачак ир белән хатын Казан дәүләт медицина институтында студент чакта ук танышалар. Табиблар әйтүенчә, алар үз тормышларын яраткан эшләреннән, үз пациентларыннан башка күз алдына да китерә алмыйлар.
Римма Атласовна 1986 елдан бирле компьютер томографиясе һәм рентгенография кабинетларында табиб-рентгенолог булып эшли. Мультиспираль компьютер томографында пациентларның сәламәтлек торышын диагностик тикшерүләр үткәрә.
Виталий Михайлович хастаханәдә 1994 елдан бирле эшли. Ул - травматология бүлеге мөдире, югары категорияле табиб-травматолог-оропед. ТР Көньяк-Көнчыгыш халкына махсуслаштырылган ашыгыч һәм планлы ярдәм күрсәтү буенча районара үзәк булган бүлекне җитәкли, терәк-хәрәкәт системасының төрле төрдәге зарарланулары һәм авырулары вакытында «травматология-оропедия» профиле буенча югары технологияле операцияләр башкара.
