29 июньдә Питрәч районында ир-атны юлда бал корты тешләгән һәм кискен аллергик реакция башланган, ул аңын югалткан. Хәлләрнең бәхетле туры килүенә нәкъ менә шул вакытта янәшәдә ашыгыч ярдәм табиблары булган.
Табибларның оперативлыгы һәм аларның профессиональлеге нәтиҗәсендә пациентның тормышы коткарылды.
Пациентның хатыны Гөлназ:
"Ярдәмгә килгән фельдшерлар Илшат һәм Айрат эшләгән Питрәч ашыгыч медицина ярдәме бригадасына ихлас һәм тирән рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Сезгә оператив, профессиональ һәм җайга салынган хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм. Сезнең тиз ярдәм итүегез, төгәл гамәлләрегез һәм игътибарлы мөнәсәбәтегез ярдәмендә авыр нәтиҗәләрдән котылып калып, халәтне вакытында тотрыкландыруга ирешеп булды. Сезнең авыр, ләкин шундый әһәмиятле хезмәтегезгә баш иябез!».
Өченче көн дәвалау һәм белгечләр күзәтүеннән соң пациент хастаханәдән чыгарылган.