Көз көне Казанда "Дәвамлы һәм актив тормышка таба юлда» Бөтенроссия конгрессы узачак

2025 елның 9 июле, чәршәмбе

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) мәгълүматларына караганда, 2030 елга планетада яшәүчеләрнең алтынчы өлеше 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк кешеләр булачак. Халыкның бик тиз картаюы шартларында бөтен дөньяда медик-социаль ярдәм системасының трансформациясе күзәтелә, шул исәптән Россия Федерациясендә дә.

12-13 сентябрьдә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда беренче тапкыр «Дәвамлы һәм актив тормышка таба юлда» Бөтенроссия дисциплинаара конгрессы узачак, анда өлкән яшьтәге һәм картлык яшендәге пациентларны алып бару буенча хәзерге заман белемнәр комплексы тәкъдим ителәчәк.

Конгресс Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы белән 2025 елда эшли башлаган «Дәвамлы һәм актив тормыш» яңа илкүләм проекты бурычларын гамәлгә ашыруга багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International