Кичә Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитештерү алдынгыларына, күренекле фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, авыл хуҗалыгы, иҗат зыялылары вәкилләренә, күп балалы ата-аналарга, ветераннарга, иң яхшы педагогларга һәм табибларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында Казан шәһәренең М.Н. Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең токсикология бүлеге мөдире, табиб-токсиколог Алия Рөстәм кызы Насыйбуллина да бар. Аңа «Татарстан Республикасының атказанган табибы»дигән мактаулы исем бирелде.
.jpg)