Алабуга район үзәк хастаханәсе балалар поликлиникасының иртә ярдәм кабинеты белгечләре кечкенә балалы гаиләләргә иртә ярдәм күрсәтү буенча тәҗрибә уртаклашу максатында ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында "Астра" тернәкләндерү үзәгендә булдылар.
Үзәк директоры Галина Калашникова норматив-хокукый база, хезмәт күрсәтү шартлары, хәзерге заман җиһазлары һәм 3 яшькә кадәрге балалар белән эшләүнең нәтиҗәле методикалары турында җентекләп сөйләде.
Киңәшмә барышында катнашучылар балалар поликлиникасы базасында иртә ярдәм күрсәтүнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән уртак бурычлар, эш формалары һәм чаралар турында фикер алыштылар. Төп максат - һәр баланың оптималь үсешен тәэмин итү!
