11 нче балалар шәһәр поликлиникасының Казан шәһәре, Авангард ур., 89 йортта урнашкан икенче педиатрия бүлеге тулысынча яңартылган.
Биредә хәзерге заман таләпләренә туры килә торган яңа лаборатория булдырылды, тәрәзәләр алыштырылды, керү урыны ремонтланды. Кечкенә пациентларның әниләре һәм әтиләре теләге нигезендә ишек янында ябык коляскалар кую урыны ясала.