Казанга Липецк өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе килде

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Липецк өлкәсе делегациясен каршы алдылар. Республикабызның сәламәтлек саклау тармагы эш тәҗрибәсе белән Липецк өлкәсе Губернаторы урынбасары Ольга Белоглазова, Липецк өлкәсе сәламәтлек саклау министры Анна Маркова, шулай ук профильле ведомстволар урынбасарлары танышырга килде.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белән очрашу планлаштырылган.

Кунаклар Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Фармация идарәсендә булачаклар, Балалар республика клиник хастаханәсе, Казан шәһәренең Ашыгыч медицина ярдәме станциясе, Профессор М.З. Сигал ис. Республика клиник онкология диспансеры, 21 нче шәһәр поликлиникасы эшчәнлеге белән танышачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International