2022 елдан проект сәламәтлек саклау системасына битараф булмаган кешеләрне берләштерә, алар үзләренең фотоэшләре — күңелгә үтеп керә торган, эчкерсез, чын эшләре белән уртаклаша.
Иң яхшы эшләр ел саен «Илкүләм сәламәтлек саклау» илкүләм конгресс мәйданчыгында куела. 2024 елда фотографияләр Дәүләт Кремль сарае залларын, Россия Президенты катнашындагы пленар сессия кулуарларын бизәделәр.
Бу юлы фотоконкурс Ватанны саклаучылар елына багышланган. Аның максаты - батырлыклары еш кына «кадр артында» кала торган геройлар турында сөйләү. Теләсә кайсы ситуациядә башкаларның тормышын саклап калу өчен, кайчак үзенекен куркыныч астына куеп, ярдәмгә килергә әзер булганнар турында. Табиблар – безнең сакчылар, Ватанны саклаучылар һәм Ватаныбыз чикләрен саклаучылар. Алар гадәттән тыш хәлләр, табигый һәлакәтләр, хәрби конфликтлар һәм пандемияләр вакытында, җәмгыятьнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтәләр.