Җәйге чорда җенси юл белән йога торган инфекцияләр эләктерү куркынычы арта. Бу барыннан да элек активрак яшәү рәвеше белән бәйле. Сәфәрләр, сәяхәтләр, эмоциональ һәм гормональ күтәрелеш фонында яңа танышулар.
Әмма теләсә нинди инфекциянең инкубация чоры бар, шуңа күрә кешеләр җәйге ялда йоктырырга мөмкин, ә беренче симптомнарның чагылышын бары тик сентябрьдә генә күрергә мөмкин, мәсәлән, сифилис вакытында.
Сифилис үзенең башка авырулар булып маскировкалану сәбәпле җитди куркыныч тудыра, аны юкка гына «бөек имитатор» яки «барлык кеше авыруларының маймылы» дип атамыйлар. Ул тирегә һәм лайлалы тышчаларга гына түгел, ә эчке органнарга, буыннарга, сөякләргә, йөрәк-кан тамырлары системасына, нерв системасына да зарар китерә.
Дәваланмаган сифилис авыр катлаулануларга, инвалидлыкка китерә.