Саба районы Шәмәрдән хастаханәсенә 95 ел

2025 елның 17 июле, пәнҗешәмбе

2025 елның июлендә Татарстан Республикасы Саба районының Шәмәрдән авылындагы Шәмәрдән участок хастаханәсе 95 еллыгын билгеләп үтә.
Шәмәрдән авылында беренче хастаханә 1930 елда ачыла.
1917 елгы революциягә кадәр Шәмәрдән авылында медицина ярдәме фельдшерлык пунктлары тарафыннан күрсәтелә.
Совет чорында сәламәтлек саклау системасы үсү белән Шәмәрдәндә участок хастаханәсе оештырыла, ул авылга гына түгел, якын-тирәдәге торак пунктларга да хезмәт күрсәтә башлый.


1960 елларда, машинистлар өчен пансионатлы алыштыру пункты бинасы бушагач, баш табиб Анисимов Виктор Тихонович төнлә барлык хезмәткәрләрне җыйган һәм алар, йозакларын ватып, бер төн эчендә авыруларны электр уты, үзәк җылылык, суүткәргеч булган ике катлы бинага күчергәннәр.
Участок хастаханәсе өчен яңа бинада терапия, балалар, хирургия, бала тудыру бүлекләре ачылган.

1982-2005 елларда баш табиб Искәндәров Ирек Хафиз улы була. Аның җитәкчелегендә хастаханә шәһәрчеге комплексы төзелә. Шәмәрдән участок хастаханәсе барлык коммуникацияләр белән тәэмин ителә.


2005-2016 елларда баш табиб булып Борһанов Радик Әхмәт улы эшли. ТР һәм РФ атказанган табибы исеменә лаек.
Аның җитәкчелегендә Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында 2005 елның 8 августында гемодиализ бүлеге, 2012 елда Районара күз хирургиясе ачыла.  Бу бүлекләр Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең якын төбәкләреннән килгән пациентларга хезмәт күрсәтә.

2024 елда 65+яшьтәге затларны тернәкләндерү һәм дәвалау өчен билгеләнгән гериатрия бүлеге ачыла. Бүлекне югары категорияле гериатр-табиб Нурмөхәммәдова Ләйлә Гарәп кызы җитәкли.
2016-2022 елларда баш табиб булып югары категорияле табиб-стоматолог Мөхәммәдиаров Нәҗип Нәҗметдин улы эшли.
Аның эш еллары  Covid-19 коронавирус инфекциясе барлыкка килү белән туры килде. Медицина хезмәткәрләре һәм хастаханә персоналы әлеге авыру белән көрәштә дәвалау-профилактика эшен уңышлы башкарып чыктылар.
Аның җитәкчелегендә хастаханәдә капиталь ремонт башлана. Барлык коммуникацияләр алыштырылды.
2022-2025 елларда баш табиб вазыйфаларын башкаручы булып Шәрипова Гөлсинә Азат кызы югары категорияле табиб-гинеколог эшли.
Аның җитәкчелегендә хастаханәгә капиталь ремонт тәмамланган. Яңа рентген аппараты урнаштырылган, су белән дәвалау йорты яңартылган.
2025 елның 30 июненнән Шәмәрдән участок хастаханәсенең баш табибы булып сәламәтлек саклау һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыручы Алимов Нәгыйм Равил улы эшли.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International