«Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ табиблары «Заречье» спорт савыктыру лагерына баруны оештырдылар.
Сәфәрнең максаты - балаларның һәм яшүсмерләрнең шәхси гигиена, гәүдә торышы бозылу, йогышлы тире авыруларын профилактикалау мәсьәләләрендә мәгълүматлылыгын арттыру, аларда үз сәламәтлекләренә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру.
Чара кысаларында «Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУның гигиена тәрбиясе бүлеге мөдире Гүзәл Галимуллина методик ярдәм күрсәтте, лагерьның медицина хезмәткәренә профилактика эшен оештыру мәсьәләләре буенча консультация үткәрде, шулай ук Республика тире-венерология диспансерының медицина профилактикасы бүлеге мөдире Елена Төхвәтуллина катнашында кече һәм өлкән отрядлар арасында интерактив лекция оештырылды. Лекция сәламәт яшәү рәвешенә, тире, чәч, тырнак сәламәтлегенә, йогышлы һәм тире авыруларын, эренле авыруларны һәм акнены профилактикалауга багышланган иде.
.jpeg)