3 нче балалар поликлиникасында сөт продукциясен өләшү пунктына капиталь ремонт ясалды.
Ремонт республика программасы кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән башкарылды.
Бинаны яңартуга һәм җиһазландыруга барлыгы 1,86 млн сум бүлеп бирелгән.
