«Әлмәт район үзәк хастаханәсе» ДАССУда баш табиб Илдар Максудович Рәхимуллин, баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Ядгаровна Гаделшева һәм баш табибның медицина юнәлеше буенча урынбасары Эрнес Викториевич Юпаевның пациентлар һәм учреждение хезмәткәрләре белән даими шәхси очрашулары оештырылды.
Әлеге очрашуларның максаты булып килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм югары дәрәҗәдәге медицина хезмәте күрсәтүне саклау тора. Очрашулар барышында пациентлар медицина хезмәтләренең сыйфатына һәм медицина хезмәтләреннән һәркем файдалана алырлык булуына бәйле мәсьәләләр турында фикер алыша, шулай ук ташламалы дарулар бирү тәртибе һәм башка актуаль темалар турында мәгълүмат ала алалар. Барлык мөрәҗәгатьләр дә махсус комиссия тарафыннан карала, һәм соңгы карарлар медицина учреждениесе җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә.
Пациентларга уңайлы булсын өчен түбәндәге кабул итү графиклары турында хәбәр итәбез:
Баш табиб Илдар Максудович Рәхимуллин атна саен сишәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр административ корпуста, 3 катта кабул итү үткәрә.
Баш табибның медицина өлеше буенча урынбасары Эрнес Викториевич Юпаев сишәмбе көннәрендә 14:00 дән 16:00 гә кадәр стационарда, 1 катта кабул итү үткәрә.
Баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Зөлфия Ядгар кызы Гаделшева пациентларны сишәмбе көннәрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр 1 нче поликлиникада, 222 нче кабинетта кабул итә.
Көтелмәгән һәм кичектергесез хәл булган очракта кабул итү пациент мөрәҗәгать иткән көнне үткәрелә