28 июль – Бөтендөнья гепатитка каршы көрәш көне

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

Вируслы гепатит С, аны ничек булдырмый калырга һәм дәваларга мөмкин.

Әлмәт район үзәк хастаханәсе стационарының йогышлы авырулар бүлеге табиб - инфекционисты һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы Лилия Рафаил кызы Минекаева вируслы гепатитка каршы көрәшнең мөһимлеге турында сөйләде.

Ул вируслы гепатит — бавырга зыян китерә торган авыру, дип аңлатты. Әгәр дә аны дәваламасаң, ул цирроз (бавыр нык зарарлана һәм эшләми башлый) һәм бавыр яман шеше кебек җитди проблемаларга китерергә мөмкин. С гепатиты белән авыручыларның барысы да махсус дәвалауга мохтаҗ. Бавыр – ул торгызыла ала торган уникаль орган. Вирусны юк итү бавыр күзәнәкләренең зарарлануын бетерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International