«Безнең республикада медицинаны һәркем файдалана алырлык итеп тәэмин итү һәм авыруларны профилактикалау буенча зур эш алып барыла», – дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышларында.
Эшләр республика программалары һәм «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.
Зорге урамы, 24 йорттад урнашкан 18 нче шәһәр поликлиникасы филиалында капиталь ремонт төгәлләнде. Хәзер инде пациентларны кабул итү бара.
Ремонт барышында кабинет ишекләре, дивар, түшәм һәм идән япмалары алыштырылды, пациентларга уңайлы булсын өчен видеокүзәтү камералары һәм хәзерге заман навигациясе урнаштырылды.
Капиталь ремонт тәмамланганнан соң филиалда медицина карталарын саклау урыны һәм хезмәткәрләр бәдрәфе барлыкка килде.
Ремонт «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы кысаларында узды. Финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан бара.