Бәйрәм мөһим, чөнки диңгезчеләр сәламәтлеге өчен медикларның әһәмиятен ассызыклый. Судно табибы - капитан һәм аның ярдәмчесеннән соң әһәмиятлелеге буенча өченче урында тора, офицер булып тора.
Россия флотында бу вазыйфа 1707 елдан бирле гамәлдә. Хәрби-диңгез табиблары көне Оборона министрлыгы указы белән 1996 елда билгеләнгән. Хәрби медиклар экипажның сәламәтлеген тикшерәләр, инструментлар һәм дарулар сатып алалар, ярдәм күрсәтәләр, су һәм ризыкның сыйфатын, шулай ук корабта чисталыкны контрольдә тоталар.
Әлмәт район үзәк хастаханәсендә Гәрәев Радик Хәбибулла улы эшли, ул 1980 елда Горький медицина институты карамагындагы Хәрби-медицина факультетын "Медицина-профилактика эше" белгечлеге буенча тәмамлаган. 1980-1999 елларда ул СССР Хәрби-диңгез көчләрендә хәрби табиб вазифасында хезмәт итә.
Медицина хезмәте подполковнигы дәрәҗәсендә хезмәтен тәмамлагач, ул гражданлык хезмәтенә уңышлы күчә, Әлмәт район үзәк хастаханәсендә табиб-рентгенолог вазыйфасында эшли.
Котлыйбыз Сезне, Радик Хәбибуллович, безнең күпсанлы коллектив Сезнең белән бергә эшләве белән горурлана!