Белем көнендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетында булды

2025 елның 1 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетында булды. Чара 1 сентябрь – Белем көненә багышланган.

Сәфәр барышында Казан дәүләт медицина университетына Дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшыру тантанасы булды.

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт медицина университетында булды. Чара 1 сентябрь – Белем көненә багышланган.

Сәфәр барышында Казан дәүләт медицина университетына Дәүләт бүләге – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденын тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Рәисе КДМУ киләчәктә дә республиканың медицина белеме флагманы һәм иң катлаулы бурычларны хәл итә алырлык һөнәри белем бирү үзәге

булачагына ышаныч белдерде.

 

"Бүгенге тантана – күптән түгел юбилеен билгеләп үткән Казан медицина мәктәбенең күренекле казанышларын киң тануның дәлиле. Укытучыларга һәм ветераннарга табибларыбызны укыту һәм тәрбияләү буенча намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсем килә, университет коллективын зур һөнәри уңышлары белән котлыйсым килә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

Казан дәүләт медицина университетын «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләү тантанасы булды.

Казан дәүләт медицина университеты ректоры А.С. Созинов та чыгышында искәрткәнчә, югары уку йорты тарихы – бөек галимнәр һәм сәламәтлек саклауны оештыручылар тарихы, университетны тәмамлаган 60 мең кешенең язмышы – табибларның, дарулар белән тәэмин итү, социаль яклау өлкәсендәге белгечләрнең язмышы. "Бу ике гасыр кешеләр сәламәтлеге өчен көрәш, - диде Созинов.  Һәм бу безнең Сезнең белән көндәлек тормышыбыз".

 

"КДМУның бөтен коллективы республикадан алган бүләкне олы рәхмәт белән кабул итә. Бу сезнең ышанычыгызны раслау, бу безнең бөтен эшебезгә ярдәм итү. Һәм без киләчәктә дә республикабыз гражданнарының сәламәт һәм бәхетле яшәве өчен бар көчебезне куеп тырышырбыз. Бик зур рәхмәт!"- диде КДМУ ректоры.

Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

Белешмә өчен:

Казан дәүләт медицина университеты Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елның 6 августындагы Указы нигезендә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде. Бүләк сәламәтлек саклау системасын үстерүдә университет коллективының аеруча зур казанышлары һәм югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш кертүләре өчен бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International