Казанда Татарстан Республикасында гриппка каршы вакцинация кампаниясе турында матбугат конференциясе узды

2025 елның 9 сентябре, сишәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында гриппка каршы массакүләм вакцинация кампаниясе башлануга багышланган матбугат конференциясе узды.

Катнаштылар:

- Альмир Абашев, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

- Марина Патяшина, Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитария табибы, КДМАның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасы мөдире.

Чыгышлардан соң спикерлар гриппка каршы прививка ясаттылар.

Абашев

Патяшина

Гриппка каршы бушлай прививканы яшәү, уку, эшләү урыннарындагы поликлиникаларда ясарга була. 3 сентябрьдән Казанда метро станцияләрендә мобиль вакцинация пунктлары эшли.

8 сентябрьгә 1 139 300 доза вакцина (Утрикс, Совигрипп, Флю М) китерелгән.

Бүген грипптан министрлык һәм ведомство җитәкчеләренә вакцинация ясадылар. Беренче булып прививканы Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альмир Абашев ясатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International