Татарстаннан Зөлфия Сафина Россия Кызыл Хач идарәсе составына керде

2026 елның 14 апреле, сишәмбе

Мәскәүдә «Россия Кызыл Хачы» гомумроссия иҗтимагый оешмасының XVIII съезды узды – оешманың төп устав вакыйгасы, ул биш елга бер тапкыр үткәрелә. Съезд эшендә 81 төбәк бүлекчәсеннән 150 гә якын делегат, профильле ведомстволар җитәкчеләре, оешма партнерлары һәм экспертлар катнашты.

Съездда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Татьяна Голикова һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко мөрәҗәгать иттеләр, алар оешманың илебез халкының сәламәтлеген саклауга керткән өлешен билгеләп үттеләр.

Чара кысаларында РКХ Уставы нигезендә Россия Кызыл Хачының гамәлдәге рәисе Павел Савчук яңадан сайланды. Шулай ук бертавыштан 11 кешедән торган идарә составы сайланды. Анда Татарстан төбәк бүлеге рәисе, профессор Зөлфия Сафина керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International