Бүген Казанда Бәшир Рәмиев ис. ИТ-парк мәйданчыгында «Дәвамлы һәм актив тормышка юлда» Бөтенроссия дисциплинаара конгрессы ачылды.
Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов һәм башкалар катнашты.
Пленар утырыш алдыннан катнашучылар тематик күргәзмә белән таныштылар.
Конгрессның фәнни программасы 6 юнәлеш буенча тәкъдим ителәчәк:
Конгрессның максаты – белгечләргә өлкән яшьтәге һәм картлык яшендәге пациентларны алып бару буенча хәзерге заман белемнәреен комплексы бирү, белгечләрне бердәм бурычны хәл итүдә берләштерү — яңа илкүләм проектлар («Дәвамлы һәм актив тормыш», «Гаилә») бурычларын гамәлгә ашыру кысаларында пациентларның тормыш сыйфатын һәм гомер озынлыгын арттыру.