Бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов капиталь ремонт тәмамланганнан соң төп корпус ачылу алдыннан Бөгелмә район үзәк хастаханәсендә булды.
1962 елда төзелгән бинада бер тапкыр да реконструкция эшләре башкарылмаган. "Бу «Сәламәтлек саклауның стационар объектларын капиталь ремонтлау» республика программасының беренче этабы, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Тиешле шартлар тудырылган, учреждениедә кирәкле медицина җиһазлары бар", – дип билгеләп үтте Илдар Фатихов.