Яшел Үзән район үзәк хастаханәсе коллектив шартнамә Татарстанда иң яхшылар рәтенә керде

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

«Иң яхшы коллектив шартнамә» XI республика конкурсының тармак этабына йомгак ясалды.

Икенче дәрәҗә диплом Яшел Үзән район  үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Мөхәммәтдиновка һәм профсоюз оешмасы рәисе Ригина Гавриловага тапшырылды.

Коллектив шартнамә - эш бирүче һәм хезмәткәрләр арасында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен төзелә торган документ.

Бу документта хезмәткәрләрнең хокуклары беркетелгән, шул исәптән 5 көнлек эш атнасына һәм өстәмә ял көннәренә. Шартнамә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән һәм өч елга исәпләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International