Зәй хастаханәсенә яңа хәзерге заман УЗИ аппараты китерелде

2025 елның 19 сентябре, җомга

Зәй  район үзәк хастаханәсенә утратавыш тикшерүләре өчен яңа аппарат кайтты (УЗИ - «РУСКАН 70П»). Бу хәзер ге заман таләпләренә туры килә торган җиһаз табибларга диагнозларны төгәлрәк һәм тизрәк куярга ярдәм итәчәк.

Яңа җиһаз «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү» программасы акчаларына сатып алынган.

Аппаратны УЗИ кабинетында диагностика корпусында урнаштырганнар инде.

Дүрт табиб анда эшләү өчен махсус укыту узган, һәм инде беренче пациентларны кабул итә башлаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International