«Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү программасы буенча Казанның М.Н. Садыйков ис. 7 нче шәһәр клиник хастаханәсен ике портатив УЗИ-аппарат килде.
«РуСкан 60» һәм «РуСкан 70» аппаратлары Иннополиста урнашкан 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең өченче поликлиникасында пациентлар файдасына эшли инде. Россиянең иң яшь шәһәрендә яшәүчеләр яңа җиһазларны диагностикалауның төгәллеген, ә медиклар кулланудан уңайлылыкны бәяли алдылар.