Алабуга районында яшәүче 300дән артык кеше 5 көн эчендә мобиль поликлиникада тикшеренү узган

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Беренче 5 көн эчендә Морт авылына килгән мобиль поликлиникага Морт җирлегендә һәм Алабуга районында яшәүче 307 кеше килгән.

Медицина комплексы түләүсез консультацияләр һәм диспансеризация узарга мөмкинлек бирә.


Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең квалификацияле табиблары (кардиолог, эндокринолог, терапевт, уролог, акушер-гинеколог, хирург) белән комплектланган күчмә медицина комплексы пациентларны эш көннәрендә 9:00 дән 15:00 гә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул итә: Морт авылы, Яшьләр урамы - 2, 18 йорт (Морт участок хастаханәсе белән янәшә).

Консультацияләр ММИ полисы буенча бушлай үткәрелә.
"Мобиль поликлиника" га бару өчен үзең белән ММИ полисы, СНИЛС, шулай ук алдагы тикшерүләр һәм анализлар нәтиҗәләре булырга тиеш (булган очракта).
Әлеге проект 2019 елдан Татарстан Рәисе инициативасы белән гамәлгә ашырыла һәм авыл территорияләрендә яшәүчеләр өчен медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген арттыруга юнәлдерелгән.

Диспансеризация «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә, бу авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга һәм дәвалауны вакытында башларга мөмкинлек бирә. "Мобиль поликлиника" район үзәгенә бармыйча гына тикшерү узарга һәм тар белгечләрдән консультация алырга мөмкинлек бирә.
"Мобиль поликлиника" эше 26 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International