Педиатрия өлкәсендә яшь белгеч Алена Альберт кызы Мәрдиеваны тәкъдим итәбез.
2018 елда Әлмәт медицина көллиятен тәмамлагач, Алена Альбертовна укуын дәвам итәргә карар кыла һәм 2025 елда И. Н.Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының медицина факультетында "педиатрия" белгечлеге буенча укуын тәмамлый.
2025 елның сентябреннән ул үзенең һөнәри эшчәнлеген "Әлмәт район үзәк хастаханәсе" ДАССУның 2 нче поликлиникасында башлады.