Метро янындагы вакцинация пунктлары эш вакытын бер сәгатькә кыскартачак

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

23 сентябрьдән метро станцияләре янында гриппка каршы мобиль вакцинация пунктлары 7.30 дан 18.00 гә кадәр эшләячәк.

Бу якты көн озынлыгының кыскаруы белән бәйле.

Гриппка каршы прививканы метрополитенның 6 станциясе: «Авиатөзелеш», «Яшьлек», «Кәҗә бистәсе», «Тукай мәйданы», «Җиңү Проспекты» һәм «Имәнлек» станцияләрендә ясарга була.

Эш режимы: көн саен 7.30 дан 18.00 гә кадәр, төшке ашка тәнәфес 13.00 дән 13.30 га кадәр.

Вакцинация алдыннан шәхесне һәм яшәү урынын раслаучы документ күрсәтергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, вакцинация пунктлары 3 сентябрьдән эшли башлады.

Бу вакыт эчендә алардан 15 меңгә якын кеше файдаланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International