Биектау район үзәк хастаханәсенә «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел буынын модернизацияләү федераль программасы ярдәмендә сатып алынган яңа күчмә рентген-аппарат кайтты.
Биектау район үзәк хастаханәсе табиб-рентгенологы Фирүзә Нигъмәтҗанова: «Парус» күчмә рентген-аппараты аз хәрәкәтләнүче пациентларга палаталарда яисә операция вакытында төшерергә мөмкинлек бирә. Бу цифрлы аппарат, шуңа күрә нәтиҗәне без экранда тиз алабыз. Күчереп йөртелә торган аппарат компактлы, уңайлы булуы һәм куллану мөмкинлекләренең киң спектрына ия булуы белән уңайлы».