Бөек Новгородта 21 сентябрьдә Югары технологияләр чемпионаты финалы тәмамланды. Ярышларда Россиянең 76 төбәгеннән һәм 26 дус илдән 15 меңнән артык кеше катнашты. Конкурсантлар 15 инновацион компетенциядә көч сынаштылар.
Медицина компетенцияләре буенча барлык өч номинациядә дә Яр Чаллы медицина көллияте студентлары катнашты, алар «Медицина реабилитациясе буенча фельдшер», «Сәламәтлекне саклый торган персональләштерелгән технологияләр», «Индивидуаль фармацевтика карарлары» компетенцияләрендә иң яхшы белемнәрен һәм осталыкларын күрсәтергә әзер иделәр.
Студентлар республиканы лаеклы тәкъдим иттеләр һәм җыелма команда копилкасына көмеш һәм бронза медальләр керттеләр.
Диана Велиева - «Медицина тернәкләндерүе буенча фельдшер» компетенциясендә бронза призер.
Тренер-остаз – Алмакаева Валерия Владимировна.
Диана Закирова - "Индивидуаль фармацевтик карар» компетенциясендә көмеш призер.
Тренер-остазы – Әхмәтганиева Юлия Евгеньевна.
Ләйсән Гыймадиева "Сәламәтлекне саклый торган персональләштерелгән технологияләр» компетенциясендә һәм остазы Садриева Альбина Марат кызы иң яхшы унлыкка керделәр!
Белешмә:
Югары технологияләр чемпионаты һөнәри осталык буенча профессионаллар» Бөтенроссия чемпионат хәрәкәтенә керә. Оештыручы – Россия Мәгариф министрлыгы, федераль оператор – Һөнәри белемне үстерү институты.
Ярышлар «Профессионалитет» федераль проекты «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында уздырыла.