68 яшьлек хатын ашыгыч рәвештә Яр Чаллы шәһәрендәге Р.С. Акчурин ис. Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең кардиология бүлегенә китерелгән
Ул ике ай дәвамында үзен тыны кысылуы борчыганын сөйләде. Табиблар пациентка йөрәгенә УЗИ ясаган һәм уң йөрәгалдында шеш тапкан. Билгеле булганча, хатын-кызда берничә ел элек яман шешнең иң куркыныч төрләренең берсе - меланома ачыкланган. Ул вакытта аңа уңышлы операция ясаганнар. Шуңа да карамастан, хәзер йөрәктә шеш метастазлар аркасында барлыкка килү ихтималы бар иде.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе кардиохирурглары нечкә, ювелир эш башкарганнар. Табиблар пациентка йөрәгендәге яңа шешне алганнар, ә аннары махсус криозонд кулланганнар. Бу тере тукымаларны туңдыру коралы. Зарарланган өлкәгә, шеш киселгән урыннарда, хирурглар түбән температуралар (-70 °C кадәр) белән тәэсир иткәннәр. Бу шешнең алга таба үсүенә юл куймау өчен эшләнә. Алганнан соң материалны гистологиягә җибәргәннәр. Шеш яман булып чыкмаган.
Операция катлаулы булды, ләкин безнең хирурглар шешне тулысынча ала алды. Хәзер хатын-кыз хастаханәдән чыгарылган һәм гаиләсе һәм якыннары даирәсендә.