Казанда сәламәтлек саклауның дәүләт һәм хосусый системаларының үзара йогынты ясауларының яңа философиясе турында фикер алыштылар

2013 елның 26 ноябре, сишәмбе

26 ноябрьдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, «Спасение» МБ директорлар советы рәисе Г.Н. Глушаков, шулай ук республиканың сәламәтлек саклау дәүләт һәм хосусый оешмаларының вәкилләре катнашуында «KAZAN 2013» «Cәламәтлек саклауның дәүләт һәм хосусый системалары – үзара йогынтының яңа философиясе» дигән I региональ медицина бизнес-форумы узды. Форумның беренче яртысында пленар утырыш узды. Анда «Хосусый медицина системасы тотрыклылыгы: хәзерге заман карашлары һәм карарлары» темасына презентация белән сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин чыгыш ясады. Ул хосусый эшмәкәрлек субъектларының саны һәм хосусый медицина оешмаларына юнәлгән чаралар күләменең ел саен үсүен билгеләде. Форум чикләрендә сәламәтлек саклауның дәүләт программаларының бизнес-проектлар белән үзара йогынты ясауларының мәсьәләләре турында, Татарстан территориясендә дәүләт-хосусый партнерлык (сәламәтлек саклауда), түләүле хезмәтләр стандартлары, кадрлар потенциалының үсеше һәм күп башка мәсьәләләр турында фикер алышу белән түгәрәк өстәл узды.

-          «Табигый сайлап алу» КБП директоры В.А. Калистратов;

-          «Дерматология үзәге» ЧҖҖ баш табибы, м.ф.д., КДМУ профессоры Е.В. Фәйзуллина

докладлар белән чыгыш ясадылар.

-          «Спасение» МБ директорлар советы рәисе Г.Н. Глушаков;

-          ТР буенча МСМФ директоры А. Мифтахова;

-          Росздравнадзор җитәкчесе Р. Сәфиуллин;

-          «Татнефть» ААҖ медсанчастенең баш табибы М. Закирҗанов;

-          «12нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ААҖ гендиректоры Т. Сафин;

-          «Хәзерге заман медицина клиникасы» директоры К. Фәхретдинов;

-          «Ава-Казан» клиникасы гендиректоры Ф. Сабиров

медицина хезмәтләре базарының лидерлары стратегиясы турында фикер алыштылар.

  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International