Әлмәт район үзәк хастаханәсе стационарының яңа эндокринологы белән таныштырабыз

2025 елның 24 сентябре, чәршәмбе

Илгизә Рәсим кызы Шәйхетдинова 2023 елда И.Н. Ульянов исемендәге Чуваш дәүләт университетының медицина факультетында «Дәвалау эше» белгечлеге буенча укуын уңышлы тәмамлаган. Укуын тәмамлагач, Илгизә Рәсим кызы Әлмәт  район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенә табиб-терапевт булып эшкә урнаша.

Максатчан программа кысаларында Илгизә Рәсим кызы һөнәри белемен дәвам итә, Казан дәүләт медицина университеты ординатурасына «Эндокринология» белгечлеге буенча укырга керә.

2025 елда ординатура тәмамлангач, ул үзенең һөнәри эшчәнлеген терапия бүлегендә табиб-эндокринолог вазифасында башлаган. Исегезгә төшерәбез, республикада яшь белгечләргә ярдәм итүнең «Медицина кадрлары» төбәк программасы эшли, ул «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының бер өлеше булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International