Кичә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында В.А. Алмазов исемендәге Милли медицина тикшеренү үзәге экспертлары төркеме аудиты нәтиҗәләре буенча йомгаклау киңәшмәсе узды.
Исегезгә төшерәбез, баш федераль медицина учреждениесе экспертлары зур аудит үткәрде, ул йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары булган пациентларга медицина ярдәме күрсәтүнең барлык аспектларына кагылды, ашыгыч хәлләрдә маршрутлаштырудан башлап, терапия һәм алга таба диспансер күзәтүе мәсьәләләренә кадәр.
Нәтиҗәләр буенча медицина хезмәте өчен үсеш нокталары билгеләнде. В.А. Алмазов исемендәге Милли медицина тикшеренү үзәге экспертлары тәкъдимнәре кабул ителде һәм бүген кардиология ярдәме системасын камилләштерү дәвам итә.
Россия кардиология җәмгыяте президенты, Россия Фәннәр академиясе академигы Евгений Шляхто: "Без Татарстан Республикасында сәламәтлек саклауның динамик рәвештә үсүен, кирәкле инфраструктура булдырылуын күрәбез. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручыларга ярдәм итү системасын тагын бер кат карарга вакыт җитте дип саныйм».