Түбән Кама медицина көллиятенең беренче курс студентларын багышлау

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

«Түбән Кама медицина көллияте» ДАҺБУда беренче курс студентларын Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең һөнәри берлеге сафларына традицион багышлау булды.

Бу мөһим адым аларга һөнәри тормышта актив катнашырга, үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен якларга, шулай ук белгечләр һәм медицина учреждениеләре вәкилләре белән хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк. Чара Татарстан профсоюзлары оешуга 120 ел тулуга багышланган.

ТР Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Түбән Кама районы оешмасы рәисе Гөлназ Габдрәшитовна Клименко студентларны профсоюз әгъзасы булулары белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Түбән Кама медицина көллияте профсоюзы рәисе Ога Владимировна Шәмсетдинова студентлар профактивы турында сөйләде һәм актив студентлар тормышы алып барырга теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International