Раифа ябык типтагы махсус училищесының яшүсмерләре өчен Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге алкоголизмны, тәмәке тартуны профилактикалауга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән агарту чарасы үткәрде.
Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәге табибы Алимова Роза үз чыгышында балаларга алкоголь куллануның төрле яшьтәге кешеләр, бигрәк тә үсеп килүче буын сәламәтлегенә тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде.