Кичә Әлмәттә Евгений Кривцов алып баручы "Жизнь своих" travel-шоуының яңа чыгарылышын төшерделәр.
Төшерү командасы "Әлмәт район үзәк хастаханәсе" ДАССУның гомуми практика табибы офисында эшләде (Октябрьнең 70 еллыгы урамы, 1в йорт адресы буенча урнашкан). Ул 2023 елның гыйнварында "Сәламәтлек саклау" (хәзер "Дәвамлы һәм актив тормыш") илкүләм проекты буенча ачылган иде.
Федераль телеканал журналистлары халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары вазифаларын башкаручы Зөлфия Ядгаровна Гаделшевадан интервью алдылар, алар медицина учреждениесендә "Сәламәтлек саклау" илкүләм проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Беренче каналда "Жизнь своих" программасының яңа чыгарылышын карауны үткәрмәгез!